Яшь апаслы картингта җиңү яулап кайтты

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Апас районының «Сәләт» балалар иҗаты үзәгендә төрле юнәлешләр буенча түгәрәкләр үткәрелә (хореография, сынлы сәнгать, картинг, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен чит тел һ.б.) Еш кына укучылар төрле республикакүләм ярышларда һәм бәйгеләрдә яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. 
9,10 нчы сентябрьдә картинг буенча Саба районы Лесхоз бистәсенең “Маяк” картодромында ел саен үткәрелә торган Татарстан Республикасы чемпионаты булып узды. 
Ярышларда 27 шәһәрдән һәм республикабыз районнарыннан 107 спортчы катнашты. 
Безнең районның данын тренер Сафиуллин А. З. җитәкчелегендәге "Маяк" командасы яклады. 
Ярышларда «Honda GX 200» классы буенча мактаулы 3 нче урынны «Сәләт» балалар иҗаты үзәгендә тәрбияләнүче Марат Марс улы Нәбиуллин яулады. Маратка грамота һәм истәлекле бүләк тапшырылды. 
Безнең балаларга киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International