Австралиядә яшәүче якташыбыз, талантлы шагыйрә, рәссам Сафия Вәлиева нәсел җебе тоташкан Урта Балтай авылына кунакка кайтты. Ул биредә мәчеттә, мәктәптә, зиратта булды. Ата-бабалары туфрагына аяк басу, якташлары белән очрашу анарда зур тәэсирләр калдырды. Танылган якташыбыз белән очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты.