Урып-җыю эшләре белән танышу максатыннан “Яңа юл” хуҗалыгына юл алдык. Ындыр табагында кызу эш бара. Рузилә Мәрдәнова, Людмила Муллина, Гүзәл Фазылҗанова, Лилия Зыятдинова, Ландыш Ногмановалар рапс чистарту эшен башкаралар. 100 гектарлы язгы бодай кырында ике комбайн эшли. – Озак еллардан бирле урак вакытында комбайнга утырам. Быел уңыш бик әйбәт, күңел үсеп эшлисе генә килеп тора, -ди алдынгы комбайнчы Исмәгыйль Гыйләҗев. Хуҗалыкта 130 гектарда көзге чәчү тәмамланган. Саламнарын җыеп алып, җирне эшкәртеп баралар. Халыкка җир пайларына икмәк, печән, салам бирелгән.
– Быел без рапс һәм көнбагыш чәчтек. 100 гектар мәйданда рапсны җыеп алдык. Уңышы 15 центнерны тәшкил итә. Аны үзебез чистартып май ясау өчен тапшырабыз. Шулай ук 230 гектарда көнбагыш та өлгереп килә. Самолет чакырып десикация ясатабыз. Атна-ун көннән суктырырга чыгабыз. Уңышы әйбәт чыкса киләчәктә дә әлеге культураларга өстенлек бирергә исәп. Хуҗалыкта атлар, сыерлар бар. Шулай ук сыерлар санын да арттырырга җыенабыз. Хезмәткәрләребез дә үз эшләрен белеп, булсынга дип эшлиләр. Һава шартлары яхшы торганда урып-җыю эшләрен уңышлы төгәлләрбез, - дип башкарган эшләре белән уртаклашты “Яңа юл” хуҗалыгы җитәкчесе Илшат Вахитов.