Апаста йөзьяшәр әбиләр өчәү

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

“Мәрхәмәтле Татарстан“ акциясе кысаларында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина, социаль яклау идарәсе вәкиле Светлана Салаватуллина йөзьяшәр әбиләр янында булып, аларның хәл-әхвәлләрен белеште. Апаста яшәүче, тумышы белән Сатмыш авылыннан булган Зәйнәп әби Ибраһимовага 103 яшь, Колгынадан Нурзидә әби Гайфуллинага 101 яшь, Чурибурашта яшәүче Фәһимә әби Баһаветдиновага 102 яшь тулган. Алар үзләрен яхшы хис итә, камил акыл, яхшы зиһен белән яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International