Апас районы юл төзүчеләре кышкы сезонга әзерлек башлады

2017 елның 22 сентябре, җомга

Район юл төзүчеләре кышкы сезонга әзерлекне бүгеннән башладылар. Барлык юнәлешләрдә дә юлларда йөрү тамгалары,  юл иминлеге билгеләре яңартыла һәм төзекләндерелә. Якынча исәп буенча район юллары һәм урамнарда барлыгы 1000 тамга-билге урнаштырылган..

- Аларның барысы да тәртиптә булырга тиеш,-ди мастер-эш башкаручы Михаил Иванов.-Аларны сакларга, зыян салмаска кирәк-чөнки алар юл хәрәкәте, барыбызның да саулыгы сагында тора!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International