Апаста Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтләнә

2017 елның 22 сентябре, җомга

Республикакүләм “Мәрхәмәтле Татарстан“ акциясе кысаларында һәм өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан сугыш ветераннары хөрмәтләнә. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, социаль яклау идарәсе вәкиле Светлана Салаватуллина, авыл җирлеге башлыклары өлкәннәрнең өйләрендә булып, район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр тапшырдылар, хәл-әхвәлләрен белештеләр. Югары Балтайдан Шәүкәт Хатыйпов, Хәлилрахман Фәйзрахманов, Үтәмештән Хәйретдин Сәлахов, Чурибураштан Сәет Галиев, Гаделҗан Габидуллин рәхмәтләрен ирештереп, үзләренә булган хөрмәттән канәгать булуларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International