Табар Черкене мәктәбендә бүген 55 бала тырышып-тырышып белем елгасын колачлый. Укытучылар коллективы алар өчен барлык шартларны да булдырып, балаларны ватанпарвәрлек рухында тәрбияләүгә зур көч куялар. Авыл балалар бакчасына исә 16 бала йөри.
21 сентябрьдә чиста-пөхтә, гөл-чәчәккә күмелгән мәктәп-бакча ишегалдында балалар бергәләп халыкара “Тынычлык күгәрчене” акциясендә катнаштылар. Бу көнгә алар авылдашлары-Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары, фронтовикларның тол калган тормыш иптәшләре, сугыш чоры балалары янында булып, тагын бер тапкыр хәтер яңарттылар, аларның истәлекләрен һәм матур теләкләрен язып алдылар. Ул теләкләр, исем-фамилияләр язылган ак кәгазь күгәрченнәрне шарларга беркетеп һавага очыру тантанасы да бик матур үтте.
Мондый акция районның һәр мәктәбендә үткәрелде. Бу вакыйгада катнашкан укучылар кулыннан район күгенә шундый 1000 ак күгәрченнәр күтәрелде,-ди район “Сәләт” балалар иҗаты Үзәге җитәкчесе Гөлнара Сәлахова.