Идрәз авылы зираты тирә-юне үзара салым акчаларына матур коймалы булды. Биредә берничә тапкыр үткәрелгән өмәләрдән соң ул шактый чистарды, күркәмләнде.
-Яңа койма-рәшәткәле зиратыбыз капкасына авылыбызның бик булган, тырыш һәм иманлы Радик Хөснетдинов ясаган бу матур мәчет-сандык аңа яңа төсмер, ямь өсти,-ди Ишеево авыл җирлеге башлыгы Ринат Сатдинов.