“Татмедиа“ тарафыннан вакытлы матбугатка язылучылар арасында оештырылган бәйге бүләкләренә Апас урта мәктәбе укытучылары лаек булды. Гөлфия Габидуллина лотерея отышы буенча җылы юрган алды. Гүзәл Дәүләтшина иң зур суммага газета-журналларга язылучы буларак бүләкләнде. Ул инде мондый бүләкне өченче тапкыр ала. Бүләкләрне “Йолдыз“(“Звезда“) газетасы баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева тапшырды. Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова да хезмәттәшләренә уңышлар теләде.