Районның опека һәм попечительлек бүлеге социаль яклау идарәсе белән берлектә республикакүләм “Шәфкатьле Татарстан“ акциясе кысаларында балалар белән “Оста куллар“ дәресе уздырды. Укучылар кәгазьдән төрле әйберләр ясадылар һәм рәсемнәр бәйгесендә катнаштылар.