Районның мәдәният хезмәткәрләре айлык эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар. Бу юлы алар Табар Черкене мәдәният йортына җыелды. Биредә авыл җирлекләрендә барган КВН уеннарына нәтиҗәләр ясалды, төрле бәйге-грантларда катнашу бурычы куелды. Шулай ук авылларда фольклор ансамбльләр оештыру, төрле тарихи мәгълүматларны барлаганда ярдәм итү турында да сүз булды.