Пүчинкә авылына без быел бик җиңел, бик тиз барып җиттек. Көтеп алынган кунак идек-авыл уртасындагы бик җыйнак, пөхтә, җылы йортта безне авыл аксакалы-бүген 90 яшен каршылаучы Илдус ага Җиһаншин гаиләсе көтеп тора...
-Җәй уртасында Апас юл төзүчеләре Идрәз авылыннан Татар Пүчинкәсенә кадәр 6 километрлык, моннан 25 еллар элек күтәртелгән дамбаны яңабаштан сүтеп һәм артык биек җирләрен тәбәнәгәйтеп, Урал ташы җәеп куйдылар. Бу юлны булдыручыларга Ходайның, авылдашларның рәхмәте чиксез,-диде безне каршылап юбилярның кыз-кияүләре.
-Шөкер, бик уңган-булган Илдусым белән кочак тутырып балалар үстердек, кияү-киленнәребез дә бик акыллы, тәртипле,-ди картының аркасыннан сөеп аның 92 яшлек газиз яры-Гайшә әби.
Россия Президенты Котлау телеграммасын, район башлыгы исеменнән бүләкләрне юбилярга район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Йомралы авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов тапшырды.
-Мин сугыш елларында хезмәт армиясендә идем, оланнар. Безнең буын төзегән тимер юл, күпер-заводлар әле дә ил халкына хезмәт итә. Дөньялар тыныч булсын, бүгенге тигез тормышыма бик шөкер итәм. Тормышлар шулай түгәрәк, табыннар җитеш, гаиләләр тигез булсын,-дип дога кылып, гомер бәйрәменә килгән кунакларга күңелләре булып озатып калдылар 90 һәм 92 яшьлек Бөек Ватан сугышы, тыл, хезмәт ветераннары.
- Ун елдан тагын килегез дип,- 100 яшьлекләренә дә чакырып калдылар әле, рәхмәт төшкерләре...
-Менә бит нинди рәхәткә чыктык-былтыр авылыбыз яңа, чиста сулы булды. Зур эш башкарылды Кызылтауда-инде өйләрдә су бетү, аны чиләк-көянтәләп ерак кизләүләрдән ташу дигән әйберне оныттык. Аш бүлмәсендә аны краннан гына агызып аласы, бәдрәфләргә кадәр җылы өй эчендә хәзер. Кызылтавыбызның таш түшәлгән урам юллары, якты утлар элек безнең төшләргә дә керми иде бит,-дип каршылады безне авыл Акъәбие Фәһимә Мифтахова. Ул да узган айда 90 яше тулган көнен туганнары, балаларының җылы кочагында, кадер-хөрмәттә үткәрде.
-Картым Фатыйхны гына менә иртәрәк югалттым. Сугыш ветераны буларак, хөкүмәт үзебезгә бик уңайлы фатир биргәненә шөкер. Бергәләп 6 бала тәрбияләп, тормыш юлына озаттык. Олы улым Әлфәт белән бик яхшы киленем Фәридә үземне өрмәгән урындыкка да утыртмыйлар.
-Әни безнең фәрештәбез ул,-ди аны кочып, инде үзе дә 70 ягына чыккан улы. -Әнкәйне шулай зурлавыгыз безнең өчен дә зур дәрәҗә.
Юбилярны Россия Президенты, район башлыгы исеменнән котлау, бүләкләү тантанасында район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Кызылтау авылы җирлеге башлыгы Шәүкәт Гаффаров, җирле ветераннар Советы рәисе Мәрьям Хәерова катнашты.
-Районда һәм Татарстанда өлкәннәрне шулай кадерләү яшь буынга да бик матур гыйбрәт ул,-ди Шәүкәт Гаффаров. -Әби-бабайлар, әти-әниләребез үзләренең юбилейлары, туган көннәрен иминлектә, саулык белән, балаларына үрнәк булып үткәрүләре белән бик бәхетле!
Безгә дә шулай язсын!