Кызыл Тауда өлкәннәр хөрмәтләнә

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Кызыл Тау авылында әлеге авыл җирлегенә кагылышлы оешмаларда эшләп чыккан өлкәннәр бер табын артына җыелды. Әлеге чара “Мәрхәмәтле Татарстан“ акциясе һәм Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында узды. Өлкәннәр күңелләре булганчы сөйләште, аралашты. Алар өчен тәмле сыйлы мул табыннар оештырылган иде. Җыр-моң тынып тормады. Өлкәннәр үзләре дә бик сәләтле икән! Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты һәм чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International