Апас мәктәбе янындагы спорт мәйданчыгында мини-футбол ярышлары узды. Биредә хезмәт коллективлары катнашты. МЧС, электр челтәрләре, район эчке эшләр бүлеге коллективлары җиңүчеләр сафында. Шулай ук мәгариф бүлеге, балалар һәм яшүсмерләрнең спорт мәктәбе, боз сарае, район үзәк хастаханәсе командалары да актив катнашты. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, медальләр һәм Кубок бирелде.