Свияжныйның “Ләйсән“ балалар бакчасында республикакүләм семинар узды. Ул балаларга кече яшьтән гаилә төшенчәсен аңлатуга багышланган иде. Биредә “Россия гаиләсе“ милли җәмгыять комитетының региондагы бүлеге җитәкчесе, программаның авторы Лидия Карцева, район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина, бакча мөдирләре, тәрбиячеләр катнашты.