“Дулкын“ бассейнында өлкәннәр ярышты

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында “Дулкын“ бассейнында лаеклы ялда булган ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ярышлар узды. Ярышны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алмаз Гыйбадуллин ачып җибәрде. Шулай ук Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов, пенсионерлар оешмасы җитәкчесе Фәрит Кәлимуллин, районның ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина, бассейн җитәкчесе Фидаиль Фәхретдинов өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрик итеп, уңышлар теләделәр. Өлкәннәр бик теләп ярышты, аралашты, сөйләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International