Апас китапханәчеләре чәй табыны артында очрашты

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Апас китапханәсендә 3 октябрьдә шушы өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыгучылар өчен бик җыйнак чәй табыны үткәрелде. “Көзге муллык” күргәзмәсе белән таныштырдылар. Өлкәннәр хөрмәтенә үзәк китапханә хезмәт коллективы матур эчтәлекле концерт та әзерләгән иде. Хәер, зурлап кунакка чакырылган элеккеге китапханәчеләр үзләре дә кимен куймадылар, җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Яшьлекләрен тынгысыз хезмәт белән үткәрүчеләр чыгышлары көчле алкышлар, хатирәләр белән бергә үрелеп барды.

 Бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәдәният бүлеге мөдире Рөстәм Мингазиев та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International