Апас мәктәбендә өлкән укытучылар очрашты

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

Апас урта мәктәбе коллективы үзләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәрен бәйрәм белән тәбрик итте. Алар өчен җылы эчтәлекле концерт программасы, мул сыйлы табыннар әзерләнгән иде. Өлкән укытучыларның сөйләшеп сүзләре бетмәде. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова кайнар котлап, исәнлек-саулык, озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International