Район укытучылары өчен эчтәлекле чара узды

2017 елның 6 октябре, җомга

Укытучыларның хөнәри бәйрәмнәре уңаеннан район мәдәният йортында эчтәлекле чара узды. Белем һәм тәрбия орлыклары таратучы укытучыларга котлау сүзләре яңгырады. Иң матур җырлар да, иң дәртле биюләр дә алар өчен иде. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев район башлыгы исеменнән җылы котлау сүзләрен юллады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина да хөрмәт сүзләрен әлеге олы затларга юллады. Укытучыларыбыз зур сәхнә осталыгына да ия. Алар җырларын, биюләрен хезмәттәшләренә бүләк итте. Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәде. Юбилейларын билгеләп узучы укытучылар исә аерым хөрмәт тойды.

Укытучылар өчен танылган җырчы Резедә Шәрәфиева да чыгыш ясады. Аны район башлыгы укытучыларга хөрмәт йөзеннән чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International