Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Ранис Халиков Төньяк Кавказда хезмәт командировкасыннан кайтты. Намуслы, тырыш хезмәте, йөкләнгән бурычларны җиренә җиткереп башкаруы өчен ул дәүләтнең аерым бүләкләренә лаек булган.
-Безнең нәселдә хокук сакчылары шактый,-ди медальләр кавалеры.-Игезәк сеңелем Ранисә, абыем Рамил да минем белән бер хезмәт сукмагыннан атлый.