Каратун мәдәният йортында авыл җирлегенә караган оешмаларда эшләп чыккан өлкәннэр өчен чәй табыны оештырылды. Өлкәннәр мул сый табын артында сыйланды, күңелләре булганча аралашты. Алар өчен мәдәният хезмәткәрләре көче белән концерт эзерләнгән иде. Өлкәннәрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина тәбрикләде, җылы сүзлэр юллады.