Апасның "Салават купере" балалар бакчасы коллективы өлкән хезмәттәшләрен хөрмәтләде. Балаларның иң самими чыгышлары алар өчен әзерләнгән иде. Чәй табыны да мул сыйлы иде. Өлкәннәр күңелләре булып, рәхмәтләр әйтеп таралды.