“Урман утырту -2017“ атналыгы 7 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр дәвам итә. Район мәдәният бүлеге, Апас урта мәктәбе, район үзәк хастаханәсе коллективлары Сабан туе мәйданы янындагы наратлыкта агач утырту эшендә катнаштылар. Шулай ук тирә-юньне корыган агачлардан чистарту эше дә оештырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина өмәләрнең дәвамлы булачагын белдерде.