Районның яшьләр эше һәм спорт комитеты әзерләгән эш программасында октябрь аенда барлыгы 15 спорт ярышлары үткәрү, зона, республика спорт чараларында катнашу каралган. Бу программа буенча 8 октябрьдә Апасның 2007 елда туган яшь хоккейчылары “Барс” командасы Арча районыннан килгән яшьтәшләре белән очраштылар. 4:2 исәбе белән апаслылар җиңде, молодцы!
12 октябрьдә Апасның 2003-2004 елларда туган яшьләре Алексеевск районында волейбол буенча, 2006 елда туган яшь хоккейчылары 14 октябрьдә Арчада хоккей буенча Татарстан беренчелеге спорт ярышларында катнашачак. Кунакта да сынатмагыз, яме!