«Сәләт» балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре Өлкәннәр ункөнлеге хөрмәтенә район үзешчәннәре көче белән әзерләнгән концерт программасында катнашып, Апас мәдәният йорты сәхнәсендә бик килешле һәм матур итеп чыгыш ясадылар. Гөлназ Хантимирова, Резеда Галәтдинова һәм Миләүшә Абзалова триосы өлкәннәргә рус телендә бик матур җыр бүләк итте.