Акхуҗа авылында яшәүче Әлфинур Сабитова 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды. Аңа Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгы исеменнән бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.
Әлфинур апа тормышында бик күп авырлыклар кичергән. Ачы бала хәсрәтләрен дә күрергә туры килгән. Ләкин ул барысын да сабыр канатларында күтәргән, кешелеклелеген югалтмаган. Бүген оныклары, туганнары, күршеләре хөрмәтен тоеп яши. Әлфинур апаны район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев һәм авыл башлыгы Зөфәр Юзиев котлады.