Апас үзәк хастаханәсе баш табибы өлкәннәрне хөрмәтләде

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Апас үзәк хастаханәсе коллективы үзләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәрен хөрмәтләде. Баш табиб Алмаз Алиуллин өлкән хезмәттәшләре янында булып хәлләрен сорашты, сәламәтлекләре белән кызыксынды, күчтәнәчләр тапшырды. Зур Күккүз авылында яшәүче Саҗидә Вәлиева һәм Кече Күккүз авылында яшәүче Наилә Мөхәммәтҗанова олы рәхмәтләрен әйтеп, эшләрендә уңышлар теләп калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International