Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Апаста киңәшмә уздырды

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская район хакимиятенең утырышлар халында “Халык контроле“нә килгән мөрәҗәгатьләрнең үтәлеше буенча киңәшмә уздырды. Биредә тирә-күрше районнарның җитәкче-белгечләре дә катнашты. Апас районы буенча барлыгы 16 мөрәҗәгать кабул ителгән, аларның 8-е хәл ителгән. Күпчелек мөрәҗәгатьләр юлларны төзекләндерү хакында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International