Әҗем нәниләре юл инспекторы белән очрашты

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Әҗемнең “Әлли-бәү“ балалар бакчасында “Имин булсын юлыбыз“ дип аталган кичә узды. Биредә балаларның әтиләре һәм юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы Рамил Гафуров та катнашты. Балалар юл иминлегенә багышланган шигырьләр, җырлар өйрәнгәннәр иде. Алар төрле сорауларга җаваплар да бирделәр. Әтиләре ярдәме белән биремнәрне үтәделәр. Рамил Гафуров нәниләргә үзенең киңәшләрен бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International