Апаста коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең утырышы узды

2017 елның 13 октябре, җомга

Район хакимиятенең кече утырышлар залында коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Биредә коррупциягә каршы көрәш комиссиясе әгъзалары, төрле өлкә җитәкче-белгечләре катнашты. Ул район мәгариф бүлеге тармагында коррупция гамәлләре чагылыш тапканда өстәмә чаралар куллану, әти-әниләрдән законсыз акча җыю очракларына юл куймау, җир участокларын шәхси милеккә тапшыру яки арендага бирү, муниципаль милектәге мөлкәтне кулланганда контрольне арттыру, коррупциягә каршы көрәштә районның хокук сакчылары эшчәнлеге турындагы чыгышларны үз эченә алды. Коррупциягә каршы эшчәнлек буенча район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров “Татарстан Республикасында халыкның коррупция турындагы фикерен өйрәнү“ хакындагы мәгълүмати-аналитик чыгышы белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International