Апас аграр көллияте спорт залында Татарстанның Идел аръягындагы 6 районнан башлангыч һөнәри белем бирү йортлары студентлары арасында өстәл теннисы буенча зона ярышлары бара. Татарстан мәгариф министрлыгы вәкиле Ләйсән Сибгатуллина, республиканың “Буревестник” спорт-физкультура җәмгыяте вәкилләре Рамил Вәлиев белән Тимур Дерябин спортчы-кунакларны каршылау, ярышларның оештырылышы югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр. Өстәл теннисы буенча зона ярышларын ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты һәм чыгыш ясады.