Апаста зона семинары узды

2017 елның 13 октябре, җомга

“Сәләт“ балалар иҗат үзәгендә авыр хәлле һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итү темасына багышланган зона семинары узды. Биредә Апас, Кайбыч, Югары Ослан, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Тәтеш районнарының социаль яклау идарәсе белгечләре катнашты. Шулай ук Татарстан Республикасының Эш, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы республика ресурс үзәгенең бүлек җитәкчесе Лариса Германова семинарның оешкан төстә узуын һәм апаслыларның җылы каршылауларын билгеләп узды. Семинарда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International