Апас китапханәсендә очрашу үтте

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Апас китапханәсендә үзешчән шагыйрь, рәссам һәм фотограф, кул эшләре остасы, Чүрибурашта яшәүче ветеран-укытучы Лира Яруллина белән иҗади очрашу үтте. Анда район үзәгенең “Сердәш” һәм “Сүнмәс дәрт” клублары әгъзалары катнашты. Лира Яруллинаның шәхси күргәзмәсе аларда зур кызыксыну уятты. Сорау-җавап рәвешендә барган бу очрашуда алар авторның иҗаты белән бик якыннан таныштылар. 
Соңыннан авторга көчле алкышлар астында китапханәчеләр әзерләгән бүләкләр тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International