Каратун мәктәбе коллективы Картлар йортында булып кайтты

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Балаларда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү максатыннан, Каратун урта мәктәбе коллективы дистә елдан артык ятимнәр һәм картлар йортында булып, матур очрашулар үткәрә. Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан быел да бер төркем укытучылар һәм укучылар язмыш тарафыннан кыерсытылган, ялгыз калган өлкәннәр янында булып, күңел җылысы өләшеп кайттылар. Кайбыч районынның Федоровское авылында урнашкан Картлар һәм инвалидлар интернат- йортындагы өлкәннәр коллективның матур чыгышыннан һәм күчтәнәчләрдән бик канәгать калып, күз яшьләре аша рәхмәт әйтеп калдылар. Мәктәпнең әлеге изге традициясе дәвамлы булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International