Каратун мәктәбенең башлангыч класслары, китапханә һәм музыка мәктәбе берлектә Халыкара музыка көненә багышланган музыкаль-тематик кичә уздырдылар. Биредә яшь музыка сөючеләр, музыка уен коралларында уйнарга өйрәнүчеләр бик теләп катнаштылар, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Кичәдән һәркем канәгать калды.