Апаста волейболчылар ярышты

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Апас мәктәбе спорт залында район ир-егетләр командалары арасында район беренчелегенә волейбол турниры бара. Район хакимияте, район эчке эшләр бүлеге, район мәгариф бүлеге һәм Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе ир-егетләре җыелма командалары арасыннан иң көчлеләр ачыкланачак һәм җиңүчеләр медальләр,  Грамоталарга лаек булачак.

-Районда волейбол бик популяр спорт төре,-ди ярышларның баш хөкемдары Рәмис Гыйззәтов. -Иң көчле спортчылардан район командасын туплаячакбыз. Зона, Татарстан волейбол ярышларында призлы урыннар яуларга исәп тотабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International