Данил - Татарстан чемпионы!

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

-14 октябрьдә Биектауда татар-башкорт милли көрәше буенча сигез тапкыр Россия чемпионы, 12 тапкыр Татарстан чемпионы Данил Галиев истәлегенә Татарстанкүләм бәйгесендә аның адашы, Апас мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Данил Нәҗмиев 65 килограммлы үлчәмдә икенче урын яулады. Шундый зур ярышларда ул инде быел 4 тапкыр призлы урын яулады. 2000-2003 елларда туган яшь көрәшчеләр бәйгесендә Татарстаннан дистәләгән команда, 200 гә якын көрәшче катнашты. Шәкертем Данил Нәҗмиев уңышына барыбыз да бик шатландык. Баһадир Данил Галиев белән заманында үземнең дә бил алышканым, ярышларда аны җиңгәнем булды.

Бүген 7 кешелек команда белән Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы Казанда үткәрүче зур көрәш турнирына катнашу өчен юлга чыгабыз. Анда да сынатмаска исәп,-дип зур сөенече белән уртаклашып китте милли көрәш буенча Татарстанда да танылган район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Ринат Гыйламов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International