18 октябрьдә үткән волейбол турнирының җиңүчелөре

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

18 октябрьдә үткән турнарда беренче урынны район спорт 1әм яшләр эше җыелма командасы яулады. Команда капитаны Рафис Хәбибуллин үз тирәсенә бик көчле спорт сөючеләрне туплый алган. Икенче урында район мәгариф бүлеге, өченче урында район хакимияте волейбол җыелма командалары. Дүртенче урында-район хокук сакчылары җыелма командасы. Призлы урыннар яулаучыларга алтын, көмеш һәм бронза медалләр, Грамоталар тапшырылды. Ел ахырына кадәр районда тагын берничә волейбол ярышлары уздыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International