Апас туган якны өйрәнү музеенда рәссам Илгиз Маликовның күргәзмәсе ачылды

2017 елның 20 октябре, җомга

Апас туган якны өйрәнү музеенда рәссам Илгиз Маликовның күргәзмәсе оешты һәм аны тәкъдим итү кичәсе узды. Биредә рәссамның якыннары, дуслары, чордашлары һәм аның иҗатын хөрмәт итүче райондашлар катнашты. Автор һәр рәсеменең тарихы, үзенчәлеге, ясалышы белән таныштырып узды. Әлеге чараны оештыручы музей директоры Рәмис Ногмановка рәхмәтен ирештерде. “Илеңне бел, телеңне бел, бабаңны бел!“ дип исемләнгән чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International