20 октябрьдә районыбызның бер төркем егетләре иң беренчеләрдән булып хәрби хезмәткә юл алды. Апастан Булат Баязов, Айнур Кәбиров, Чирмешәннән Нәфис Әхмәдуллин, Иске Әнәледән Алмаз Насыйбуллин, Олы Бакырчыдан Адел Ихсанов армия сафларына киттеләр. Егетләргә ак юллар, исән-имин хезмәт итеп кайтуларын телибез.