Апас музеенда яңа күргәзмә

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Апаста сәгатьчеләр династиясе дә бар. Әтисе Наил Салаватов һөнәрен улы Назыйф лаеклы дәвам итә. Апас музееенда аның шәхси күргәзмәсе оештырылды. Стендларда узган гасырда һәм бу меңъеллыкта чыгарылган өстәл һәм кул сәгатьләре бар. Боларның барысы да музей залларына Апас сәгать төзәтү остасы Назыйф Салаватовның эш остаханәсеннән килде. Сез дә килеп күрегез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International