Каратун укучылары бүләкләнде

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

20 октябрь көнне Казанның Г.Камал театры бинасында VIII Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” файдалы татар интернет-проектлары бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан “Белем.ру” порталы кысаларында оештырылган әлеге бәйгенең финал өлешенә Каратун урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Фирүзә Садриева, 11 нче сыйныф укучысы Гөлназ Зәкиева, җитәкчеләре Тимершина Сәвия Мәлик кызы чакырылды һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International