Күренекле җырчы, Муса Җәлили исемендәге опера һәм балет театры солисты, ТАССРның атказанган артисты, ТАССРның халык артисты, РСФСРның халык артисты һәм башка бик күп исемнәр иясе Фәхри Насретдинов моннан 106 ел элек Шәмбалыкчы авылында туган. Туган көнендә һәр ел саен аны якташлары искә ала. Ел дәвамында Апас туган якны өйрәнү музеенда күргәзмәләр эшли. Шәмбалыкчыда аның исеме мәңгеләштерелгән. Район мәдәният йорты каршында данлыклы якташыбызның һәйкәле урын алган. Әлеге һәйкәл янында музей хезмәткәрләре тарафыннан искә алу кичәсе оештырылды. Биредә яшь буын- Апас урта мәктәбе укучылары катнашты. Шулай ук Фәхри Насретдиновның туганы Римә апа Гаффарова, район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина катнашты.