Апаста юбилярлар бүләкләнә

2017 елның 24 октябре, сишәмбе

Апаста яшәүче Хөснулла  белән Бибисара Галиулиннар йорт капкасын 20 октябрьдә зур кунаклар шакыды. Бу көнне 90 яшьлеген каршылаган Хөснулла агага Россия Президентының Котлау Хаты, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк бирелде. Аларны юбилярга тапшыручы район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Апас штп башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдиновка Хөснулла ага гаиләсе һәм балалары, оныклары зур рәхмәтен ирештерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International