Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин җитәкчелегендәге коммиссия Апас урта мәктәбендә һәм “Салават күпере“, “Кояшкай“ балалар бакчаларында ашханәләрнең эшчәнлеген, ашатуның сыйфатын тикшерде. Шулай ук эш шартларына, документларның дөреслегенә, замана шартларына туры килүенә дә басым ясалды. Нигездә, аларның эшчәнлеге уңай яктан бәяләнде. Апас урта мәктәбе ашханәсе барлык мәктәпләргә үрнәк итеп куярлык дип бәяләнде.