Апас укучылары ЗАГСта

2017 елның 27 октябре, җомга

Апас урта мәктәбенең 5Б классы укучылары әти-әниләре белән берлектә районның ЗАГС бүлегенә килде. Алар биредә барлык бүлмәләр белән танышып чыктылар. Бигрәк тә яшь парлар язылыша торган зал белән кызыксындылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина аларга баланың беренче документы, аның сакланышы турында сөйләде. Эшләрендә зур төгәллек, җитезлек кирәклеген әйтеп узды. Укучылар истәлеккә фотога да төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International