Район хакимияте утырышлар залында мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре катнашында планнан тыш җыелыш үтте. Анда мәктәпләрдә һәм балалар бакчалары ашханәләре эше, азык-төлек сыйфаты турында бик җитди сөйләшү узды. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин дәүләт заказы, тендер программалары буенча ашханәләргә кайтарылучы азык-төлек сыйфатына бик җитди карарга чакырдылар. Мондый көтелмәгән тикшерү рейдларының киләчәктә дә үткәреләчәге, гаепле якларга кискен чаралар кулланылачагын искәрттеләр.