Рәссам-бизәүче, скульптор Вячеслав Носовка - 60 яшь

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

Апаста яшәүче, районның танылган рәссам-бизәүче, скульпторы Вячеслав Носов 60 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Район үзәген бизәүче бюстлар аның кулы белән ясалган. Ул барысын да җиренә җиткереп башкара. “5 ел элек район башлыгы Рәшид Заһидуллин тәкъдиме белән бюстлар ясау эшенә алындым. Тырышлыгымны күрәләр, рәхмәт, - диде ул үзе. Вячеслав Носовка олы юбилее уңаеннан һәм нәтиҗәле хезмәте өчен район башлыгының Рәхмәт хаты һәм бүләк бирелде. Аны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International