30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Бу уңайдан районда искә алу чаралары узды. Районда әлеге елларның шаһиты булган 3 кеше яши. Аларның өйләренә барып, район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр бирелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, социаль яклау идарәсе вәкиле Светлана Салаватуллина һәм авыл җирлеге башлыклары хәлләрен белеп, тормыш-көнкүрешләре белән танышты. Иске Йомралы авылында яшәүче Рушания апа Галимҗанова да кабат шул еллардагы вакыйгаларны искә алды.