Иске Йомралы мәктәбе укучысы Гөлназ Мингазиева I дәрәҗә Дипломга лаек булды

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Иске Йомралы мәктәбе укучысы Гөлназ Мингазиева (җитәкчесе Әминә Мингазиева) Буада узган “Шәҗәрәләр – нәсел агачы“ төбәкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Ул үзенең проектын яклап, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министры Энгель Фәттаховның I дәрәҗә Дипломына лаек булды. Гөлназга киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International